Новочелнинская сельская библиотека - филиал № 16

“Толерантлык -тынычлыкка юл”

Яңа Чаллы авыл китапханәсендә Халыкара толерантлык көненә карата балалар өчен “Толерантлык -тынычлыкка юл” дип аталган әңгәмә үткәрелә. Чара барышында балалар «толерантлык” яхшылык, мәхәббәт һәм шәфкатьлелек турында гыйбрәтле шигырьләр тыңлыйлар. «Толерантлык» сүзенең аңлатмасын белеп, бу төшенчәнең хәзерге заман кешесе тормышындагы әһәмияте турында үз фикерен әйтәләр. «Яхшы яки начар» уены үткәрелә.
Балалар «Чәчкә таҗлары» бәйгесендә аеруча актив катнаша. Алар толерантлы кешегә хас сыйфатлар күрсәтелгән таҗларны гына сайлап алып чәчәккә беркетә.
Чара азагында балалар күңелдә мәхәббәт, яхшылык һәм ихтирам хисе кебек кыйммәтләрне сакларга дигән фикер белдерер.Толерантлык турында мәгълүмати күргәзмә оештырыла.
#грантовыйпроектрадуганациональныхкультур
#годнародноготворчестваинациональныхкультур
#деньнародногоединства