Новочелнинская сельская библиотека - филиал № 16

“Тәмәке тартуның зыяны... “

 Яңа Чаллы  авылы китапханәсендә китап  укучылар белән “Тәмәке тартуның  зыяны... “дигән темада әңгәмә үткәрелде. Укучыларда сәламәт яшәү рәвешен алып бару теләге уяту; тәмәке тартуның кешенең эчке дөнясына һәм  тышкы  кыяфәтенә начар тәэсир  итә торган зарарлы  гадәт  икәнлеген   аңлауларына  ирешү.   31 нче май - “Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн” дип билгеләп үтелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 нче  елда игълан ителгән. Хәзерге заманда «начар гадәтләр» проблемасы  иң актуаль,  алар белән көрәшү –  дәүләт өчен генә түгел, гомумән,  һәр аерым гражданның бурычы.                                                                                                                  Әңгәмә барышында балалар тәмәке тарту проблемасы, аның турыдан-туры тәмәке тартучы организмына гына түгел, ә әйләнә-тирәдәге кешеләргә дә зур йогынтысы турында фикер алыштылар. Китап укучыларга тәмәкенең нинди авырулар китереп чыгаруы һәм анда күпме төрле агу булуы турында мәгълүмат   сөйләнде . Күрсәтмәлелек өчен никотинның зарары турында  плакатлар белән күргәзмә материалы тәкъдим ителде. Тәмәке  һәм исле май турында чагыштыру үткәрелде. Чара азагында яшүсмерләр арасында сораштыру узды, аның нәтиҗәләре тәмәке тарту файдасына булмады. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен спорт һәм физик культураның әһәмияте турында фикер алыштылар. Барлык балалар да сәламәтлегебез күбесенчә дөрес яшәү рәвешенә бәйле булуы белән килештеләр, ә спорт белән шөгыльләнү - сәламәтлек өчен файдалы һәм зарарлы гадәтләргә альтернатива булып тора.