Дәрдмәнд

Дәрдмәнд... Әдәбиятыбызга, мәдәниятыбызга бәрәкәтле Оренбург җире бүләк иткән иң зур шәхесләрдән ул. Дәрдмәнд- үзенең иҗат юнәлешләре белән дә , иҗтимагый хәле белән дә бик үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе. Г.Тукай , М.Гафури , Н.Думавилар кебек , яңа гасыр башында азатлык өчен барган көрәшләргә таң калып һәм шуңа булган шатлыклардан шау-гөр килеп җырларга ашкынган әдипләрдән ул нык аерылып тора.
Аның үз шигъри кушаматын Дәрдмәнд-“хәсрәт чигеп яшәүче “ дип алуы ук шундый давыллы чорда шактый сәер. Дәрдмәнднең чын исеме – Закир Садыйк улы Рәмиев . Бөек шәһесебезнең 165 еллыгына Республика күләмендә зур чаралар уздырыла. Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияты үзәге оештырган конкурска нәтиҗәләр ясалды һәм конкурста урын алучыларны Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина дипломнар белән бүләкләде.