Мәгълүмати чара “Туган телем”

21 февраль көнне китапханәче мәктәп укучыларына т халыкара туган телләр көненә багышланган: “Туган телем” дип аталган мәгълүмати чара уздырды. Чара барышында китапханәче презентация ярдәмендә Туган тел көне турында аңлатма биреп үтте.Татар халкының гореф-гадәтләрен,киемнәрен,нинди ризыклар пешергәннәрен  искә төшердек.Туган телебезгә карата язылган шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык.Бөек шагыйребез иҗатына тормыш юлына багышланган тест үткәрдек.