"Балачагым мизгелләре"

Карга авыл китапханәсе "Балачагым мизгелләре" дип исемләнгән чара уздырды. Бу чарада балалар уеннар уйнадылар, Уеннар арасында шигырьләр укыдылар. Китапханәдә "Балалар китабы - серле бер дөнья" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелган иде һәм китапханәгә йөрүче балаларны төрле халык әкиятләре белән таныштырып узды китапханәче. Балалар журналына күзәтү ясадык. Чара шау - шулы күңелле булып үтте.
#Каргопольскаясб
#Алькеевскаяцбс