"Халкыбызның рухи байлыгы"

Карга авыл китапханәсендә "Халкыбызның рухи байлыгы" дип исемләнгән әдәби - тематик кичә узды. Бәет язучы авылдашлар иҗаты белән таныштык. Бу әсәрләр беркемне дә битараф калдырмавын, уйландыра, тәэсирләндерә, күңелләребезне халкыбызның бай мирасы белән бәйләвен аңладык. Чарада катнашучы апаларның чыгышлары бик тәэсирле булды. Мәкальләр, табышмаклар өстендә эш алып бардык. Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре милләтнең иң кыйммәтле байлыкларының берсе икәненә тагын бер кат инандык.