“Әнием – күңелем кояшы”

24 ноябрь көнне илебез  әниләр көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Карга  авылы китапханәсендә “Әнием күңелем кояшы” дип исемләнгән очрашу булып узды. Әлеге кичәгә  2023 елның иң күп китап укучы әниләре чакырылды. Әниләрне котлап матур теләкләр әйтелде. Китапханәдә куелган “Әнием – күңелем кояшы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.Төрле мавыктыргыч уеннарда катнашып,чәй эчеп, әниләр бәйрәмнән күтәренке рухта таралыштылар.