Әдәби кичә "Туган тел"

Карга авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган  телем – иркә гөлем” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Чарада катнашучылар белән туган телнең байлыгы һәм кабатланмаслыгы, туган ягыбызның ничек кадерле булуы турында әңгәмә кордык. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Язучыларыбызның телләр турында язган сүзләре һәм шигырьләре кычкырып укылды. Өлкәннәребез туган тел турында үз фикерләрен әйтеп, мисаллар китерделәр. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте. “Туган тел” җырын күмәк башкарып тәмамланды.