Алпаровская сельская библиотека - филиал № 1

2023 ел Россия күләмендә Укытучылар һәм остазлар елы диеп

2023 ел Россия күләмендә Укытучылар һәм остазлар елы диеп,Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф -гадәтләр елы буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан китапханәгә 42 ел балаларга белем биргән укытучы Нәзимә апаны чакырдык.Ул балаларны үзенең тормышы,ничек итеп укытучы һөнәрен сайлавы һәм Алпар урта мәктәбендә үзенең хезмәт юлын башлавы турында таныштырды.Әңгәмә эчтәлекле,кызыклы булды,Нәзимә апа,укучыларның сорауларына бик теләп җавап бирде.