«Ура! Каникуллар!» (әдәби чара)
24 май көнне балалар китапханәсе иң яшь китап укучылары -Арча шәһәренең 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Мавыктыргыч экскурсияне тыңлаганнан соң, балалар тылсымлы әкият дөньясына чумдылар һәм яраткан әкиятләрне искә төшерделәр.
Ә Ириска исемле әкият кызы белән очрашу - бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде. Аның җырлары, биюләре, уеннары барысының да кәефен күтәрде! Ахырдан мавыктыргыч китаплар-журналлар карап, "Уку кинозалында" мультфильм карадылар.
Кадерле укучыларыбыз, әкият укудан ләззәт алыгыз, дөньяны бары тик яхшы һәм игелекле яктан гына белегез!