Центральная детская библиотека

Профсоюз яшьләрне берләштерә!

Россия мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Яшьләр советы 2019 елның 17-19 май көннәрендә “Васильево» санаториесы мәйданчыгында «Мәдәният-FEST-2019» беренче Республика күләм мәдәният яшьләре профсоюзы форумын оештырды.

Форумда Татарстан Республикасында мәдәният өлкәсендә укучы һәм эшләүче яшьләре катнашты. Арча районыннан Кәримова Альмира, Сибагатуллин Зөлфәт, Тахавиева Альбина, Шакирҗанова Гөлназ катнашты.

Форум бик кызыклы, мавыктыргыч һәм нәтиҗәле итеп оештырылды. Төрле юнәлешләр буенча кызыклы чаралар, күңелле уеннар, “Яшел фитнес” белән берлектә кумәк зарядка, тренинглар уздырдылар. Форум кысаларында эссе һәм проект эшләре конкурсы каралган иде. Шакирҗанова Гөлназ Рамил кызының чыгышы иң яхшыларның берсе булып чыкты һәм аның эше мактаулы 3 урынны яулады, нәтиҗәле эше белән котлыйбыз аны! 

Форумда катнашучылар өчен танылган кешеләр белән аралашу оештырылды. Алар арасында Исаева Анастасия Георгиевна (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары), Сугоняко Денис Викторович (Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бүлеге башлыгы), Исмәгыйлова Резедә Наил кызы (Казан шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры) һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар бар иде. Иң мөһиме, спикерларның форумда катнашучылар белән аралашу нәтиҗәсе буларак, форум ахырында резолюция имзалау булды. Файдалы эш өчен менә дигән мәйданчык!

Әлеге чара Россия мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Сабитова Альбина Фәрит кызы ярдәмендә үткәрелде. Оештыру төркеме белән Татарстан Республикасы Яшьләр советының рәисе – Васильев Илья Петрович җитәкчелек итте. Форумны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен бик зур рәхмәт аларга!

«Культура-FEST-2019»форумына Россия Федерациясенең Кострома, Свердловск өлкәсе һәм Беларуссия Республикасы профсоюзы вәкилләре кунак булып кайткан иде.

Безгә кызыклы һәм файдалы бу чарада катнашу мөмкинлеге биргән өчен Арчаның мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Дәвләтшина Наилә Эдем кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез! Мондый чаралар еш үткәрелә торган матур гадәткә кереп калыр дип өметләнәбез!