Центральная детская библиотека

“Китап гаиләне дуслаштыра” уен-бәйге

15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә-һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, җаваплы, кайгыртучан булырга өйрәнәбез.

Бәйрәм уңаеннан Район балалар китапханәсендә беренче мәктәпнең 3 «Б» сыйныфы балалары һәм аларның әти – әниләре өчен «Китап гаиләне дуслаштыра» исемле конкурс үткәрелде.

Әлеге чарада ата-аналар һәм балалар әкиятләрдән һәм мультфильмнардан танылган фразалар чиштеләр, яраткан китапларын тәкъдим иттеләр, «йорт» сүзенә ассоциограмма төзеделәр, мәкальләр җыйдылар, төрле сорауларга җавап бирделәр,  уеннарда катнаштылар. Бу чара гаилә тормышының күп кенә якларына кагылышлы булды.

Барлык гаиләләрнең дә йортында бәхет һәм шатлык, тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!