Центральная детская библиотека

“Үткән сугыш хәтирәләре” (“Балаларга сугыш турында укыйбыз" Х Халыкара акциясе кысаларында әдәби чара)

 8 майда "Балаларга сугыш турында укыйбыз" X Халыкара акция кысаларында “Үткән сугыш хәтирәләре"дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Бөек Җиңү көне уңаеннан уздырылган бу чара Арчаның 1нче урта мәктәбенең 4 "В" сыйныф укучылары белән берлектә үткәрелде.

 Сугыш турында тулырак күзаллау өчен укучыларга Л. Ф. Воронкованың “Девочка из города" исемле китабы тәкъдим ителде.  Бу әсәрнең беренче бүлеген  кычкырып укыганнан соң, китапханәче балалар белән фикер  алышу үткәрде. Соңыннан аларга әлеге китап буенча эшләнгән фильмнан өзек күрсәтелде. Укучылар Л.Ф. Воронкованың китапханәдә булган  китапларын өйгә укырга алдылар, "Девочка из города" әсәре аларда зур кызыксыну уятты.