Центральная детская библиотека

"Туган як буенча сәяхәт"

Арча җире күп гасырлык тарихы һәм бай милли мәдәният үзәге буларак дан тота. Безгә күренекле шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле истәлекле урыннар, әдәбият, мәдәният һәм халкыбызның гореф-гадәтләре үсешенә өлеш керткән затлар кадерле.

24 апрель көнне Арча район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган Арчаның 3нче номерлы 3 сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрделәр. Укучылар шәһәрнең Покровский чиркәве, «Казан арты» музее, «Дан» мемориаль комплексы, Социалистик Хезмәт Геройлары аллеясы, Халык язучылары аллеясы, Сәяси Репрессия корбаннары һәйкәле, Интернационалист сугышчыларыбыз, Тыл хезмәтчәннәре һәйкәле, Советлар Союзы Геройлары аллеясы, В. И. Ленин һәйкәле, Капраловлар һәм Сызгановлар йорты белән таныштылар.