Центральная детская библиотека

"Шигырь уты безнең йөрәкләрдә” (шигырь бәйрәме II этап)

 Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге матур бәйрәмдә 4 яшьтән башлап һәркем катнаша алды. Чараның максаты - укучыларны әдәбиятка якынайту, әдипләребезнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү, татар шигьриятенә, туган телебезгә мәхәббәт уяту, китап укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү.

 Бәйге яшь үзенчәлекләренә карап 3 бүлектә үтте. Чыгыш ясаучыларның барысы да бәйгегә бик ныклап, чын күңелдән әзерләнеп килгән. Китапханә хезмәткәрләре исеменнән барлык катнашучыларга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә иҗат уңышлары телибез!