"Театр дөньясы- могъҗиза" - Бөтенроссия "Библиосумерки" акциясе кысаларында мәгълүмат сәгате
Ел саен апрель ахырында Россиянең барлык шәһәрләрендә «Библиотөн " яки «Библиосумерки» Бөтенроссия акциясе уза. Нәрсә ул «Библиосумерки»? Бу әдәбиятны һәм укуны пропагандалауда зур вакыйга.
Бу көнне, театр елы кысаларында, без әлеге акциягә Арчаның 1нче номерлы урта мәктәбенең 3 «А» сыйныф укучыларын "Театр дөньясы- могъҗиза" дигән мәгълүмат сәгатенә чакырдык.
Китапханә һәм театр, күңел ачу һәм танып-белү программасы-болар барысы да әлеге чарада берләштеләр, укучыларга күңелле һәм файдалы ял бүләк иттеләр.