Центральная детская библиотека

"Син Тукайны беләсеңме" әдәби уен

Арча 1 нче номерлы мәктәбендә  узучы татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында, 1 В сыйныф укучылары Район балалар китапханәсендә булдылар. Балалар “Син Тукайны беләсеңме?” дигән әдәби уенда катнашып белемнәрен тулыландырдылар. Китапханәче аларга бөек шагыйрьнең ятимлектә үскән бала-чагы турында сөйләде, “Тукай-балаларга” исемле китап күргәзмәсе һәм “Тукай әкиятләре-илһам чишмәсе”  дигән кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе белән таныштырды. Укучылар үзләренең иң яраткан шигырьләрен сөйләделәр, пазллардан Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр төзеделәр. Ә инде “Түбәтәй” уенында катнашып баллы приз алу һәркемнең күңелен күтәрде. Балалар күтәренке кәеф белән мәктәпкә киттеләр.