Центральная детская библиотека

“Татар кызы – 2019”

 9 апрель көнне Арча шәһәрендә  “Татар кызы – 2019”  бәйгесенең  зональ сайлап алу этабы  булып узды. Бәйгедә 8 районнан килгән кызлар катнашты. Лаеш, Теләче, Әтнә, Кукмара, Яшел Үзән, Апас,  Питрәч районнарыннан килгән гүзәлләр арасында  безнең район данын Арча район балалар китапханәсе китапханәчесе Гөлназ Шакирҗанова яклады.

Гадәти матурлык бәйгеләреннән аермалы буларак,”Татар кызы” бәйгесендә  кызларның тышкы матурлыкларын гына сынамыйлар. Беренче чиратта, алар күңел байлыгын, нечкә тоемлау сәләтен, тәрбиялелеген, эшкә уңган булуларын исбатларга тиеш. Иң мөһим таләпләрнең берсе – үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, сәнгатен, татар халкының милли гореф-гадәтләрен бик яхшы белү.Үзләре белән оригиналь итеп таныштырганнан соң, кызлар  иҗади осталыкларын тәкъдим иттеләр.

Барлык бәйгеләрдә дә лаеклы чыгыш ясап, Гөлназ Рамилевна  Татарстан финалында катнашуга лаек булды.  Ул жюри әгъзаларын үзенең татар кызларына хас гүзәллеге, тыйнаклыгы, сабырлыгы белән җәлеп итте. Без аны чын күңелебездән котлыйбыз, халыкара бәйгенең финал этабында зур җиңүләр яулавын теләп калабыз!