Центральная детская библиотека

"Шигырь уты безнең йөрәкләрдә” (шигырь бәйрәме)

 Арча  үзәк китапханәсендә  "Шигырь уты безнең йөрәкләрдә” исеме астында шигырь бәйрәме узды.

 Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге матур бәйрәмдә 4 яшьтән өлкәнрәк шигырь яратучылар катнашты. Чараның максаты -  укучыларны  әдәбиятка якынайту,  әдипләребезнең иҗатын тирәнтен өйрәнү,  сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү, татар шигьриятенә, туган телебезгә мәхәббәт уяту, китап укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү.

 Бәйге яшь үзенчәлекләренә карап өч бүлектә үтте. Чыгыш ясаучыларның барысы да бәйгегә бик ныклап, чын күңелдән әзерләнеп килгән. Китапханә хезмәткәрләре исеменнән барлык катнашучыларга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә иҗат уңышлары телибез.