“Мин татарча сөйләшәм!”
Татар теле, мәдәнияте киләчәгенә битараф булмаучыларның - Арчаның өченче номерлы башлангыч мәктәбенең 3 “В” сыйныф укучылары “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе белән балалар китапханәсендә кунакта булдылар.
Әйе, дөрестәндә, без татарча сөйләшәбез, чөнки телебез - матур, моңлы , күпьеллык тарихлы тел! Без бары тик үз көчебез белән генә туган телебезне саклап кала алабыз, милләтебезнең бүгенге торышы гына түгел, аның киләчәге дә безгә бәйле! Афарин, балалар! Ә сез, татарча сөйләшәсезме?