Центральная детская библиотека

"Бу минем туган илем!" интеллектуаль уен

      Район балалар китапханәсенә, Россия көненә багышланган “Бу минем туган илем” исемле чарага, Арча 1 нче номерлы мәктәбенең лагерьга йөрүче балалар төркеме чакырылды. Бу чара балаларда кече яшьтән Ватаныбызга карата  мәхәббәт һәм патриотик хисләр тәрбияләү, Россия дәүләте тарихына кызыксыну уяту максатыннан оештырылды.

    Китапханәче  бу бәйрәмнең тарихы, Россиядә яшәүче халыклар һәм  дәүләт символлары турында сөйләде. Балалар, “12 июнь-Россия көне” исемле презентация белән танышканнан соң, викторинада актив катнашып, үзләрен сынап карадылар, белемнәрен киңәйттеләр.