Центральная детская библиотека

"Китап патшалыгында - мультфильмнар илендә"

27 март көнне Район балалар китапханәсендә «Балалар китабы атналыгы» кысаларында "Китап патшалыгында - мультфильмнар илендә" дигән чара узды. Балалар, ата-аналар белән берлектә, Катя Матюшкина «Веники еловые, или Приключения Вани в лаптях и сарафане » китабы буенча төшерелгән кызыклы мультфильмнар карадылар, шулай ук язучының иҗаты белән таныштылар.

Екатерина Матюшкина-Россиянең иң танылган балалар язучысы. Ул һәрвакыт гаҗәеп сюжетлары, игелеклелеге, ихласлыгы, дөньяга бала күзлегеннән карый белүе белән аерылып тора.  Аның китаплары кечкенә укучыларны кызыксынып укырга һәм елмаерга мәҗбүр итә.