Центральная детская библиотека

"Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт"

  9 июнь көнне Арча район балалар  китапханәсендә  «Өмет чыганагы” исемендәге балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгенә йөргән балалар кунакта булды. Аларга А.С. Пушкинның туган көне уңаеннан әзерләнгән мавыктыргыч чара уздырылды. Пушкин – безнең горурлыгыбыз, безнең милли байлыгыбыз!

  Әдәби ринг  - А. С. Пушкинның искиткеч әкиятләренә багышланган иде, анын барышында укучылар белән әңгәмә уздырылды. Пушкинның тормыш һәм иҗат юлы, шагыйрьнең  нәнкәсе Арина Родионовна турында да бик кызыклы мәгълүмат бирелде. Барлык балалар бик актив катнаштылар, уен аша белемнәрен тулыландыра һәм киңәйтә алдылар.