Центральная детская библиотека

"Киләчәккә начар гадәтләрдән башка!" (танып-белү сәгате)

 22 март көнне  балалар китапханәсендә Район шифаханәсендә  яшүсмерләрне дәвалаучы врач Гафиатуллина С.Х. катнашында «Киләчәккә начар гадәтләрдән башка!» исемле танып – белү сәгате узды.  Чарада Арча 1нче номерлы мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары  катнашты.     

 Гафиатуллина С.Х. балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында бик аңлаешлы итеп сөйләде, начар гадәтләрдән ничек котылырга һәм аларга каршы торырга өйрәтте, киңәшләр бирде.

 Катнашучылар игътибарына "Сезнең сәламәтлегегез сезнең кулда"дигән электрон презентация һәм китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Яшүсмерләр шулай ук тәмәке тартуның, алкогольнең зыяны турында видеоролик карадылар, куелган сорауларга җавап бирделәр. «Наркотикларга – юк! " дигән плакатлар конкурсында бик теләп катнаштылар.

 Нәтиҗәдә, балалар   тискәре  йогынтыларга каршы тору өчен «юк» дип әйтә белергә кирәклеген  аңладылар һәм  «Мин сәламәт яшәү рәвеше өчен!»  дигән тормыш девизы  сайладылар.