Центральная детская библиотека

"Гаҗәеп кино дөньсы"

  2016 – Россиядә Кино елы дип игълан ителде. Бу ел ике датаны үз эченә ала: беренче Совет фильмы күрсәтелүгә 120 ел һәм “Союзмультфильм” оешуга 80 ел.

  Район балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучыларын кино сәнгате, аның барлыкка килү тарихы, балалар киносы һәм мультфильмнарның ничек куелуы турында таныштыру максатыннан “Киносерпантин” исемле уен-викторина оештырылды. 

  Арча 1 нче номерлы мәктәбенең лагер группасы  кинофильмнарның ничек төшерелүе, бу эштә нинди профессия кешеләре катнашуы һәм һәрбер киноның китаптан башлануын белделәр. Алар уеннарда бик теләп катнашып, үзләре өчен кызыклы да , файдалы да мәгълүмат алдылар.