Центральная детская библиотека

"Иң яхшыларын укырга вакыт: А. Алиш исемендәге премия Лауреатлары китапларын укыйбыз"

Татарстан Республикасы язучыларының балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган иң яхшы әсәрләрен популярлаштыру максаты белән үткәрелгән “Иң яхшыларын укырга вакыт: А. Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” исемле  акция кысаларында китапханәдә  әдәби сәгать узды.

А. Алиш исемендәге премия Лауреатларының китаплары балалар һәм яшүсмерләр өчен бик кызыклы, чөнки аларның һәр әсәрендә балалар тормышы, мәктәптәге маҗаралы хәлләр, күңелле хәтирәләр тасвирлана.

1 нче номерлы мәктәпнең 5 Б сыйныф укучылары күренекле татар язучыларының иҗаты белән таныштылар. Ләбиб Леронның “Син супер бала?!”, Алмаз Гыймадиевның  “Интернетта-Альф”  исемле хикәяләре буенча  китапханәченең сорауларына җавап бирделәр һәм  үз фикерләре белән уртаклаштылар.  Балалар якташ язучыларыбыз Вакыйф Нуриев, Мәрзия Фәйзуллина иҗаты белән дә кызыксындылар,  кечкенә хикәяләрне, шигырьләрне кычкырып укыдылар. Шулай ук шаян шигырьләр остасы Шәүкәт Галиев китаплары һәркемнең күңеленә хуш килде.