Центральная детская библиотека

«Үз кулларың белән матурлык булдыру»

6 март – ел саен үткәрелә торган «Язгы игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы» иреклеләр акциясе кысаларында, балалар китапханәсе Арчаның «Исток надежды»тернәкләндерү үзәгендә игелек дәресе үткәрде. Балалар өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган мастер - класс үткәрелде.

8 Март-язның иң якты, кояшлы, игелекле һәм матур бәйрәмнәренең берсе. Бу көнне без һәрвакытта да тәрбияебезгә күп вакыт биргән әниләребезне, әбиләребезне, шулай ук сеңелләребезне һәм таныш кызларыбызны котлыйбыз. Бигрәк тә бу көнне әниләргә кызыклы бүләкләр биреп, аларны шаккаттырасы һәм сөендерәсе килә. Ә, билгеле булганча, иң яхшы бүләк - үз кулларың белән ясалган бүләк.

Зур кызыксыну белән балалар мастер-класста төрле кул эшләре коралларыннан файдаланып, яраткан әниләренә матур открыткалар ясадылар. Открыткалар искиткеч, оригиналь килеп чыкты. Барысы да бик канәгать калды!

Хөрмәтле хатын-кызлар, сезне якынлашып килүче язгы бәйрәм - 8 Март белән котлыйбыз! Сезгә мәңгелек матурлык, наз һәм зур мәхәббәт телибез. Сезнең хыяллар чынга ашсын, ә һәр яңа көн шатлык һәм елмаюлар гына алып килсен!