Центральная детская библиотека

"Интернет зыянлы да була ала"

Район балалар китапханәсендә "Интернет зыянлы булырга мөмкин" дигән чара узды. Анда яшь журналистлар да катнашты. Арчаның "Нур" исемле балалар телестудиясе әлеге чараның сюжетын төшерде.

Интернет-кешелекнең зур казанышы. Ул дөньяны әйләндереп алды һәм безнең алда яңа мөмкинлекләр ачты, безгә мәгълүмат алмашырга, кешеләр арасында тиз арада аралашу мөмкинлеге бирде, күп кенә ял, күңел ачу сәгатьләрен бүләк итте, күп кешеләргә эш бирде һәм бизнесны үстерүдә зур роль уйный башлады. Безнең алда тормышны уңайлырак итүче күп сервислар һәм хезмәтләр ачты. Хәзерге вакытта виртуаль булмаган реаль тормышны күз алдына да китереп булмый инде.