Центральная детская библиотека

"Дедушка русской басни"

5 март көнне Арча балалар китапханәсендә  мәсәлләр язучы И. А. Крыловның 250 еллыгына багышланган әдәби кунакханә булды. Анда Арчаның 1нче мәктәбеннән 3 «Б» сыйныфы укучылары катнашты.
Катнашучылар игътибарына язучының биографиясе һәм иҗатына караган фактлар белән таныштыру максатыннан электрон презентация тәкъдим ителде.
Балалар  И. Крыловның мәсәлләрен укыдылар, «Квартет», «Лисица һәм ворона» мәсәлләренннән сценкалар күрсәттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Укучылар И. А. Крыловның зирәк мәсәлләреләре безне гадел, игелекле, риясыз булырга өйрәтә дигән уртак фикергә килделәр.