Центральная детская библиотека

"Балачак иле"

    Арча шәһәренең Җиңү паркында 1 нче июнь- Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм оештырылды. Парк матур төсләргә, нәниләрнең күңелле шау-шуына күмелде. Биредә  шулай ук Үзәк китапханә һәм  Мәдәният идарәсе “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында уздырылган бәйгегә нәтиҗә ясады. “Иң яхшы мәдәни көндәлек”, “Иң культуралы әти-әни” номинацияләрендә җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

    Шулай ук “Арча хәбәрләре” редакциясе арскмедиа.ру сайты игълан иткән “Баламның ихлас елмаюы” исемле онлайн тавыш бирүгә корылган конкурсның җиңүчеләрен бүләкләде.

  Район балалар китапханәсе оештырган төрле уеннарда, әдәби виторинада балалар бик теләп катнаштылар. Бәйрәм сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды һәм флешмоб бию белән тәмамаланды. Тамашачылар бәйрәм рухы, күтәренке кәеф белән таралыштылар.