Центральная детская библиотека

"Киплингның әкияти джунглиясе"

 

    Арчаның өченче номерлы мәктәбенең  2 “А” класс укучылары белән бергә без «Киплингның әкияти джунглиясендә» сәяхәттә булдык.

   Балалар  инглиз язучысы Р. Киплингның биографиясе, аның тормыш юлы белән тирәнерәк таныша алдылар. Язучының әкиятләре кешеләр һәм тропик урманнарда яшәгән хайваннар дөньясына багышланган. Балалар Киплингның әкиятләре белән таныш буларак, алып баручының барлык сорауларына тулы җавап кайтара алдылар һәм бергәләп әкиятләргә багышланган кызыклы кроссворд та чиштеләр. Язучының әкиятләре исемнәре дә үзенчәлекле: “Дөягә бөкре кайдан килгән?”, “Китның йоткылыгы ни өчен шундый?”, “Броненосецлар кайдан килеп чыкканнар?” Бу әкиятләр балаларны Киплингның  китапларын укырга кызыксыну уята.

   Әдәби конкурс ахырында, балалар  Р. Киплингның әкиятләре буенча куелган кызыклы мультфильм да карадылар.