Центральная детская библиотека

"Китап укыйбыз, кино карыйбыз" видеосәгать

        28 май көнне Арча 1 нче номерлы мәктәбенең 3 Б һәм 3 В сыйныф укучылары  Район балалар китапханәсендә булдылар.  Җәйге каникулларга киткәнче, буш вакытларын файдалы итеп уздыру максатыннан, балалар уку залында кызыклы журналлар, мавыктыргыч китаплар һәм энциклопедияләр уку белән мәшгуль булдылар. Балалар тормышы турындагы фильмнардан өзекләр  караганнан соң, җәйге ял вакытында уку өчен  һәркем үзенә ошаган китапларны  сайлап алды.  Балалар яхшы кәеф белән таралыштылар. Алда көтеп алынган каникуллар!