Центральная детская библиотека

"Дөньяда иң матур тел, ул мине туган телем"

21 нче февраль көнне Район балалар китапханәсендә Халыкара туган тел көненә  багышланган “Дөньяда иң матур тел, ул минем туган телем” исемле әдәби уен  узды. 1 нче номерлы мәктәпнең 2 “Б” сыйныфы укучылары   татар язучыларының шигырьләрен  сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр. Тәрҗемәчеләр булып уйнау аларга бигрәк тә ошады. Шулай ук нәниләр Татар телендә чыга торган “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Тылсымлы куллар” журналларындагы кызыклы рубрикалар басылган мәкаләләр белән дә таныштылар. Сүз байлыгын, фикерләү тизлеген үстерүгә ярдәм итә торган уеннарда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм чарасы “Туган тел” җырын күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.