Центральная детская библиотека

"Зыянсыз интернет"

Интернет- ул кешелекнең зур казанышы. Бүген күпчелек кешеләр Интернеттан башка үз яшәешен күз алдына да китерә алмый. Безнең тормышка ул бик нык кергән һәм күптән инде күңел ачу гына түгел, ә кирәкле, заманча чынбарлыкка әверелде.

Һәм моңа без бүген Арчаның 6нчы урта мәктәбенең 6 «Б» сыйныфы укучылары белән тагын бер кат инандык. Алар өчен «Зыянсыз интернет» дигән кызыклы, файдалы уены үткәрелде, аның барышында укучылар интернетның нәрсә файдалы булуын, сәламәтлеккә нинди зыян китерүен, интернет киңлекләрендә безне нинди куркыныч янаулар көтүен һәм башка бик күп нәрсәләр белделәр.