Центральная детская библиотека

«Яраткан интернетыбыз - файдалымы әллә зыянлымы?» ("Куркынычсыз интернет атналыгы " проекты кысаларында)

Бүген күпчелек кешеләр Интернеттан башка үз яшәешен күз алдына да китерә алмый. Безнең тормышка ул бик ныклап килеп кергде һәм күптән инде күңел ачу гына түгел, ә кирәкле, заманча чынбарлыкка әверелде.

"Куркынычсыз интернет атналыгы" проекты кысаларында Арчаның 6нчы урта мәктәбенең 5 "Б" сыйныфы укучылары өчен «Яраткан интернетыбыз – файдалымы әллә зыянлымы?" дигән чара үткәрелде. Укучылар интернетның кайсы очракта файдалы булуын, сәламәтлеккә нинди зыян китерергә мөмкин икәнлеген, интернет киңлекләрендә нинди куркыныч көтәргә мөмкин икәнлеген белделәр. Шулай ук алар «Имин интернет» уенында катнаштылар, интернеттан бәйлелек дәрәҗәсенә тест уздылар һәм интернет-мохиттә үтәлергә тиешле тәртип кагыйдәләрен белделәр.