Центральная детская библиотека

"Китап бүләк итү көне" (Китап укучылар китапханәдә кунакта)

 Дуслар, карагыз сез әле, бүген безгә күпме китап бүләк итте иң дус һәм актив сыйныфларның берсе, ул инде икенче ел безнең балалар китапханәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә – ул да була Арчаның 1нче урта мәктәбенең 2 «А» сыйныфы.

 Без барлык балаларга, аларның әти-әниләренә һәм сыйныф җитәкчесе Һидиятуллина Алия Мәсхүт кызына чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

 Хәзер безнең китапханә искиткеч китапларга тагын да тулыланды!