Центральная детская библиотека

“Юл йөрү кагыйдәләрен белегез һәм үтәгез!” мәгълүмат сәгате

  20 май көнне Район балалар китапханәсендә “Юл йөрү кагыйдәләрен белегез һәм үтәгез!” исемле мәгълүмат сәгате узды. Чарага Арча 1 нче номерлы урта мәктәбенең 1 “Б” сыйныф укучылары чакырылды.

  Балалар китапханәченең беренче светофор, юл билгеләренең кайчан һәм кайда килеп чыгуы турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар. Викторина сорауларына, табышмакларга җавап эзләделәр, “юл һәм җәяүле кеше” темасына мәсьәләләр чиштеләр.  Урамда килеп чыга торган көтелмәгән хәлләр, үзләре белән булган очракларны нәниләр бик җанланып сөйләделәр.

  Нәтиҗәдә, балалар үзләренең һәм башка кешеләрнең тормышын куркыныч астына куймау өчен, юл йөрү кагыйдәләрен белү генә түгел, аларны һәрвакыт  үтәргә кирәклеген аңладылар һәм игътибарлы булырга сүз бирделәр.