Центральная детская библиотека

«Малахит эшләре остасы" рус язучысы П. Бажов тууына 140 ел.

 

    31 гыйнвар көнне  язучы П. Бажов тууына 140 ел тулды. Шул уңайдан Район балалар китапханәсендә «Малахит эшләре остасы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Анда Арчаның 1нче мәктәбеннән 3 «В» сыйныфы укучылары катнашты. Балалар язучының тормышы белән танышканнан соң, әдәби викторинада катнаштылар һәм "Серебряное копытце", "Огневушка поскакушка" исемле мультфильмнар карадылар.

     Бажов әкиятләренең төп темасы -  табигать белән гармониядә яши белү, эштән һәм  тормыштан тәм табып, бәхетле яшәү.  Әлеге тылсымлы әкиятләрнең укучылары  киләчәктә дә күп булыр әле.