Центральная детская библиотека

«Сугыш көйдергән балачак " (Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел) И.Миксонның «Жила, была...» китабы буенча

 30 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә Арчаның 1нче урта мәктәбенең 2 «А» сыйныф укучылары өчен Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан «Сугыш көйдергән  балачак " дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.

 Чарада укучылар Илья Миксонның «Жила, была...» китабы белән таныштылар. Бу китап Ленинградта яшәгән  гади кыз Таня Савичеваның сугыш вакытындагы авыр язмышын,  газапларын чагылдыра. Аның блокадалы көндәлеге  бүгенге көнгә кадәр кешеләрне уйланырга мәҗбүр итә . Сезгә дә укырга киңәш итәбез!

 Хәтерлибез! Хөрмәт итәбез!