Центральная детская библиотека

«Юк, мин бөтенләйгә үлмим!» (бөек рус язучысы Александр Сергеевич Пушкинга 182 ел хәләк булу көненнән Хәтер көне)

  Хәтер һәм кайгы сәгатенә Арча район балалар китапханәсе Арчаның 6 нчы урта мәктәбендә «Юк, мин бөтенләйгә үлмим!” дип исемләнгән чарага чакырылды.

 Бу көнне бишенче сыйныф укучылары, әдәбият һәм рус теле укытучысы Гаптелбарова Д. М. җитәкчелегендә бөек шагыйрьнең искиткеч шигырьләрен укып искә алдылар…

  Әлеге чара кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучыларны А. С. Пушкинның тормыш һәм иҗатыннан иң кызыклы мизгелләр белән таныштырдылар. Шулай ук балалар Пушкин әкиятләре турында үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар һәм викторинада катнаштылар.