Центральная детская библиотека

"Экранда Гайдар китабы геройлары» (А. П. Гайдар тууына 115 ел уңаеннан әдәби сәгать)

 Быел 22 гыйнварда күренекле язучы, тимурчылар хәрәкәтенә нигез салучы А.П. Гайдарга 115 ел тула. Еллар уза, әмма Гайдар әсәрләре бүгенге көнгә кадәр балалар белән рәхәтләнеп укыла һәм аларда патриотизм хисләре тәрбияли.

 Бу көнне без балалар киносы көнен дә истәлекле көн белән бәйләргә булдык. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу өчен Арчаның 1нче урта мәктәбенең 2 нче «В» сыйныф укучыларын "Уку кинозалына " чакырдык.

 "Экранда Гайдар китабы геройлары» әдәби сәгать барышында балалар" Чук һәм Гек» хикәясен тарихын җентекләп өйрәнделәр, викторинада катнаштылар, авторның башка балалар әсәрләрен искә төшерделәр, шулай ук әсәрне тулы итеп кабул итү өчен, укучылар «Чук һәм Гек» мавыктыргыч фильмнан өзек карадылар.