Центральная детская библиотека

Cугыш чоры балалары

   Район балалар китапханәсендә Бөек Җиңү көне уңаеннан сугыш чоры балалары тормышына багышланган әдәби кичә узды. Арча 1 нче номерлы мәктәбенең 3 А сыйныф укучылары сугыш елларының никадәр авыр, куркыныч булганлыгын һәм үз яшьтәшләренең ачлыктан, салкыннан интегеп узган балачаклары турында сөйләгән китапханәчене бик кызыксынып  тыңладылар. Кичәдә сугыш елларында үскән балаларның чыдамлыгын кыюлыгын, батырлыгын  чагылдырган шигырьләр укылды һәм слайд презентация күрсәтелде.

    Укучылар В. Катаев әсәре буенча эшләнгән “Полк улы” исемле фильмнан өзек карадылар һәм  бу китапны тулысынча укырга теләкләрен белдерделәр.

    Кичәнең соңында  балалар “Георгий тасмасы” тарихы белән таныштылар. Сугыш ветераннарына хөрмәт һәм үлеп калган солдатларның истәлеге итеп бүләк ителгән тасмаларны балалар  горурлык белән  күкрәкләренә беркеттеләр.