Центральная детская библиотека

“Әдәби герой музее” исемле балалар иҗат бәйгесе

  Район балалар китапханәсендә “Әдәби герой музее” исемле  балалар иҗат бәйгесе бара. “Г. Тукай әкиятләре –илһам чишмәсе” номинациясендә катнашучы балаларның эшләренә нәтиҗә ясалды. Барлыгы  53 бала катнашты. 3-4 сыйныф укучылары -33, 5-6 сыйныф укучылары -21.

  Бәйгегә бик матур эшләнмәләр килде. Аларның зур тырышлык һәм күңел биреп ясалганлыклары күренеп тора. Г. Тукай әкиятләре буенча  эшләнгән бу геройлар  төрле материалдан (тозлы камыр, пластелин, бисер, төсле кәгазь, агач, бәйләү җепләре, пенопласт, пластик шешәләр, табигый материаллар) һәм күп төрле ысул белән эшләнгәннәр (квиллинг, апликация, бәйләү, үрү һ. б.)

  “Әдәби герой музеендагы”  17 “Шүрәле”, 8 “Кәҗә белән сарык”, 11 “Су анасы”, 12 “Бала белән күбәләк” һәм шулай ук  “Җир йокысы”, “Карлыгач”, “Кызыклы шәкерт”, “Гали белән кәҗә” шигырьләре буенча ясалган эшләнмәләр һәркемне сокландырды. “Тукай әкиятләре дөньясында” исемле бу күргәзмәне мәктәп укучылары, тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар, тәрбиячеләр, укытучылар,китапханәчеләр, әти-әниләр бик кызыксынып карадылар.

  Жюри  яшь категорияләре  буенча җиңүчеләрне билгеләде. 1,2,3 нче урыннарга лаек булган балаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар арасыннан 1 нче урын алучыларның эшләре бәйгенең республика этабында катнашу өчен Республика балалар китапханәсенә җибәрелде. Һәр категориядә берәр укучы кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Бәйгедә катнашкан һәркем Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан Рәхмәт хаты алды.

  “Әдәби герой музее” исемле балалар иҗаты бәйгесе дәвам итә.  “Минем яраткан героем” номинациясендә катнашу өчен Сезнең эшләрегезне көтеп калабыз.

“Әдәби герой музее” балалар иҗат бәйгесенең

“Тукай әкиятләре –илһам чишмәсе” номинациясендә җиңүчеләр

3-4 нче сыйныф укучылары арасында

1 нче урын

Асатова Динә Штерә башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы

(Г.Тукай “Кәҗә белән сарык”)

2 нче урын

Исламова Азалия Орнашбаш башлангыч мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы (Г. Тукай “Кәҗә белән сарык”)

 

        Валиуллин Айназ Урта Сәрдә башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы  (Г.Тукай “Шүрәле”)

3 нче урын

Хакимова Динара Арча беренче номерлы урта мәктәбенең 3 В сыныф        укучысы (Г. Тукай “Бала белән күбәләк”)

 

Гарифуллина Индира Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы (Г. Тукай “Шүрәле”)

Кызыксындыру бүләгенә ия булды

Абдуллина Камиля Арча 2 нче нормерлы урта мәктәбенең 3 А сыныф укучысы Г. Тукай “Карлыгач”

          

5-6 нче сыйныф укучылары арасында

1 нче урын

Валиев Фирдус Фанисович Яңа Кенәр урта мәктәбенең 6 Б сыйныф укучысы (Г. Тукай “Кәҗә белән сарык”)

 

2 нче урын

Хуснутдинова Илюза Яңа Кырлай урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы (Г. Тукай “Бала белән күбәләк”)

 

Насырова Адиля Кәче төп гомуми белем мәктәбенең 5 сыйныф укучысы (Г. Тукай “Кәҗә белән сарык”)

3 нче урын

           Хабибуллина Илюза Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы (Г. Тукай “Шүрәле”)

 

Бикчантаев Рустам Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбенең 6 нче сыйныф укучысы (Г. Тукай “Су анасы”)

Кызыксындыру бүләгенә ия булды 

Магсумов Венер Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы (Г. Тукай “Су анасы”)