Центральная детская библиотека

"Китаплар илендә кунакта"

   21 апрель көнне район балалар китапханәсендә Арчаның бишенче номерлы гимназиясенен 1нче сыйныф укучылары экскурсиядә булды.

    Китапханә узенчә бер зур шәһәрне хәтерләтә: стеллажлар – зур урам кебек, ә китаплар куелган шкафлар – күп катлы йортларга ошаган, менә шул йортларда - кызыклы китаплар яшәп ята да инде...

  Китап, гәҗит- журналлар һәм  китапхәнәбезнең тормышы белән танышыр өчен, бирегә беренче адымнарын ясаган укучыларга, китапханәче кызыклы экскурсия уздырды.  Ахырдан балалар китаплар турында  мультфильм да карадылар. Укучылар китап турында, аның яңа, үткән һәм киләчәк тормышны ачыкларга булышкан тылсымлы көчкә ия икәнен аңладылар.