Центральная детская библиотека

“Тукай дөньясына сәяхәт” Бөтенроссия акциясе

     21 апрель көнне Район балалар китапханәсе “Тукай дөньясына сәяхәт” дигән баш астында уздырылучы беренче Бөтенроссия акциясендә катнашты. Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, бу көнне барлык китапханәләрдә дә китап укучыларны   бөек шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыдылар, әсәрләрен укып  әңгәмәләр уткәрелде.

     Балалар китапханәсендә Арча бишенче номерлы гимназиясенең 1 А һәм 1 Б сыйныф укучылары булды. Алар Габдулланың ятимлектә уткән балачагы турында мәглүмат алдылар һәм “Шүрәле” әкияте белән якыннан таныштылар. Әлеге әкият буенча эшләнгән мультфильм аларга аеруча ошады. Соңыннан балалар бу әсәр турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Мөгаен, китапханәдәге бу очрашу нәниләр күңелендә матур хәтирә булып сакланып калыр.