Центральная детская библиотека

“Китап геройлары кинога чакыра” уен - викторина

      Район балалар китапханәсендә балаларны кино сәнгате, аның барлыкка килү тарихы, балалар киносы һәм мультфильмнарның ничек куелуы турында таныштыру максатыннан “Китап геройлары кинога чакыра” исемле уен-викторина оештырылды. 

     Тернәкләндерү үзәгеннән килгән балалар кинофильмнарның ничек төшерелүе, бу эштә нинди профессия кешеләре катнашуы һәм һәрбер киноның китаптан башлануын белделәр. Алар уеннарда бик теләп катнашып, үзләре өчен кызыклы да, файдалы да мәгълүмат алдылар.