Центральная детская библиотека

"Көннен якты тәэсире" (әдәби уен)

 2 ноябрь көнне Район балалар китапханәсе Арча 4 нче балалар бакчасы балаларын кабул иттеләр. Алар китапханә буенча кызыклы сәяхәттә катнаштылар һәм рус халык әкиятләре буенча - "Әкияти ассорти" дигән викторинада белемнәрен күрсәттеләр.

 Балалар зур кызыксыну белән китапларнын һәм әкиятләрнен ничек барлыкка килгәне, әкиятне ни өчен әкият дип аталганы турында тыңладылар. Һәм иң кызыкы, балалар әкият персонажы “Күңелле китап” белән очраштылар һәм аның сорауларына җавап табарга торыштылар. Белемнәре өчен әкият персонажи балаларны В.Сутеевның “Мешок яблок” мультфильмы белән бүләкләде.

 Бүгенге экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларга зур тәэсир калдырды һәм без дә, кабат, китапханәбездә кечкенә китап укучыларыбыз белән яңадан очрашырбыз дип көтеп калабыз.