Центральная детская библиотека

«Без Тукай оныклары» әдәби бәйге

    22 апрель көнне район балалар китапханәсе балалар шау-шуына күмелде. Биредә  татар теле тәрбиячеләренең методик берләшмәсе белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Без Тукай оныклары» исемле әдәби бәйге оештырылды.  Бәйгедә барлыгы  18 бала катнашты. Нәниләр һәм аларның тәрбиячеләре бәйгенең таләпләренә туры китереп,  искиткеч матур чыгышлар әзерләгәннәр. Һәр катнашучы үзе башкара торган әсәргә туры китереп костюм, декорация, төрле атрибутлар, музыкаль бизәлеш кулланган. Ә балалар яттан өйрәнгән шигырьләрен  чын артистларча оста итеп башкардылар. “Су анасы”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Ана догасы”, “Шаян песи”, “Карлыгач”, “Кошларга”, “Гали белән кәҗә”, “Бала белән күбәләк” шигырьләре “Бишек җыры”, “Туган тел” җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.