Центральная детская библиотека

“Боз өстендә сак бул!” (әңгәмә)

 Район балалар китапханәсендә көзге-кышкы чорда сулыкларда бәхетсезлек очраклары булдырмауны кисәтү максатыннан 3 нче номерлы башлангыч мәктәп укучылары белән “Боз өстендә сак бул!”  дигән темага әңгәмә уздырылды. Балаларга боз өстендә үзеңне тоту кагыйдәләре, бозлы суга төшкән очракта нишләргә, бәлага юлыккан кешегә ничек итеп беренче ярдәм күрсәтергә кирәклеге аңлатылды.