Центральная детская библиотека

"Носовта кунакта" әдәби кунакханә

 15нче ноябрь көнне балалар китапханәсендә Арчаның өченче номерлы мәктәбенең 3 “А” һәм 3 “В” сыйныф укучылары, балалар язучысы Николай Носовка 110 ел тулу уңаеннан, әдәби  кунакханәдә булдылар.

 Әйтеп узырга кирәк, Николай Носов китапларын балалар гына түгел, хәтта олылар да бик яратып укыйлар!

 Кечкенә укучлар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышалар. Носовның беренче хикәяләре кемгә багышланганы турында  белделәр.  Носовның иң кызыклы  әкияте “Белмәмеш маҗаралары”ның тарихы белән дә таныштылар һәм зур кызыксыну белән “Носовта кунакта” викторинасында катнаштылар. Әкият герое Белмәмеш белән дә очрашу балаларның күңелен күтәрде, аның белән бергәләп мультфильм карадылар, җырладылар, биеделәр...

 Чара бик кызыклы һәм бай эчтәлекле булып узды. Без балаларны күбрәк китаплар укырга өндәп, аларны кабат китапханәбездә көтеп калабыз дип озаттык!